ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан сәнәгать министры урынбасары: WorldSkills һөнәри белем бирү сыйфатын үстерә

7 ноябрь 2018, 15:00 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан сәнәгать министры урынбасары: WorldSkills һөнәри белем бирү сыйфатын үстерә Татарстанның зур предприятиеләре, үз командаларын әзерләгәндә, республика ресурс үзәкләре үсешенә ярдәм итә.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанның зур предприятиеләре, WorldSkills чемпионатына үз командаларын әзерләгәндә, ресурс үзәкләренең матди-техник базасын яхшыртуда ярдәм итә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов хәбәр итте.

«Һәр зур предприятиенең беркетелгән ресурс үзәкләре бар. Анда WorldSkills илкүләм һәм дөнья чемпионатларында катнашачак яшьләрне ярышларга әзерләү бара.

Предприятиеләр әлеге үзәкләргә актив төстә ярдәм итә. Алар җиһазлар, материаллар сатып ала һәм шуның белән үз катнашучыларына гына түгел, анда укучы яшьләргә дә ярдәм итә», — диде Хөсәенов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10