ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Илшат Әминов “Шаян ТВ” балалар каналының бюджеты 100 миллионнан артык булуын әйтте

7 ноябрь 2018, 15:37 , Фото: Михаил Захаров

Илшат Әминов “Шаян ТВ” балалар каналының бюджеты 100 миллионнан артык булуын әйтте Бүген журналистларга "Шаян ТВ" телеканалын тәкъдим иттеләр.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бүген журналистлар белән очрашу вакытында “Шаян ТВ” балалар каналының төгәл бюджетын әйтүне кирәк тапмады. Ул бюджетның тулысы белән дәүләт заказы булуын һәм закон рөхсәт иткән кысаларда реклама эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәкләрен белдерде.

Бүген "Шаян ТВ" телеканалын оештыручылар, журналистлар белән очрашып, яңа телеканалны тәкъдим иттеләр, сорауларга җавап бирделәр.

Илшат Әминов әйткән саннарга килгәндә, телеканалның бюджеты 100 миллион сумнан артыграк. Чыгымнарның өчтән ике өлеше җиһазлар алуга тотылган. Сигналларны тарату өчен дә зур суммалар сорала. Әлеге вакытта бу мәсьәләдә сөйләшүләр бара.

“Шаян ТВ” каналында 20 дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар, телевизион уен-шоулар һәм викториналар булачак. Татар теленә тәрҗемә ителгән мультипликацион фильмнар, фәнни-популяр, документаль, әдәби жанрлардагы дөньякүләм танылган тапшырулар урын алачак.

Эфирның төп өлешен 6 сәгатьлек блок: 1 сәгать 45 минут телевидение җитештергән тапшырулар һәм 4 сәгать 15 минут татар теленә тәрҗемә ителгән контент тәшкил итәчәк. Тәүлегенә ул дүрт тапкыр кабатланачак.

“Шаян ТВ” балалар каналына тәүлек әйләнәсе эшли алу хокукын бирә торган телевизион лицензия 2018 елның 25 октябрендә алынды. Канал эфирга тәүлек әйләнәсе 12 ноябрь 12 сәгатьтә чыгачак. Шулай ук бу көнне shayantv.ru сайты эшли башлау көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10