ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Разил Вәлиев Рудольф Нуриевның татар халкын танытуда ролен билгеләп узды

7 ноябрь 2018, 16:39 , Фото: Рамиль Гали

Разил Вәлиев Рудольф Нуриевның татар халкын танытуда ролен билгеләп узды
Дәүләт Советы депутаты сүзләренчә, Нуриевның татар икәнен белгәч, чит ил кешеләренең татарга мөнәсәбәте үзгәрә.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев Рудольф Нуриевны татар халкын дөньяга таныта торган шәхесләрнең берсе дип атады. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Казанда күренекле балет остасына һәйкәл ачу чарасында әйтте.

Разил Вәлиев Рудольф Нуриевның халкыбыз горурлыгы булуын әйтте. “Бик күп илләрдә булганым, чит илләрдән килгән кешеләр белән сөйләшкәнем бар. Татар халкының атаклы шәхесләреннән Нуриевны атагач, “о, Нуриев” диләр. Татар икәнен белмәүчеләр бар. Татар икәнен белгәч, татарга мөнәсәбәтләре үзгәрә. Нуриевны бөтен дөнья белә”, - диде.

Депутат татар, рус, инглиз телләрендә мәгълүмат бирелгән “Кырык татар” китабында Нуриев та булуын әйтте. “Универсиадага килгән мөхтәрәм кунакларга күрсәткән идем – исләре китте. Нуриев битен ачкач, шаккаттылар, калганнарын да укый башладылар. Димәк, Нуриев татар халкын дөньяга чыгара торган шәхесләрнең берсе”, - диде.

Разил Вәлиев һәйкәлнең урынына карата да фикерен белдерде. “Урыны турында сүзләр күп булды, төрле урыннар тәкъдим иттеләр. Минемчә, театр янында булуы бик яхшы. Фонтан янында булса, матуррак булыр иде, билгеле. Театрның каршында ук артык купшы булыр иде. Анда һәйкәл өстенә һәйкәл матур түгел”, - ди.

  • М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы скверда һәйкәл ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, скульптураның авторы Зураб Церетели катнашты. Һәйкәл Нуриевның “иреккә очышын”, ягъни СССРдан чит илгә китүен гәүдәләндерә. Аны “оча торган татар” дип тә йөртәләр.
  • Рудольф Нуриев – атаклы биюче. 1938 елның 17 мартында дөньяга килгән, 1993 елның 6 гыйнварында вафат. Чыгышы белән татар-башкорт милләтеннән булган егет профессиональ балет сәхнәсенә 15 яшькә килеп керә, дөньяның мәшһүр биючеләренең берсенә әверелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10