ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Спорт

Рөстәм Миңнеханов белән Россия спорт министры үзара ярдәм турында килешү имзаладылар

7 ноябрь 2018, 16:47 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов белән Россия спорт министры үзара ярдәм турында килешү имзаладылар Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков II Дәүләт-хосусый партнерлык тармак форумында катнаштылар.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда Татарстан Хөкүмәте белән РФ Спорт министрлыгы арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында килешү имзаланды.

«Килешү кысаларында дөньякүләм чаралар үткәрү карала, алар арасында кыска суда йөзү буенча Дөнья чемпионаты да бар. Башкалары турында әйтмим», — диде РФ спорт министры Павел Колобков.

«Планнар зурдан, безнең өчен Татарстан — мөһим партнер, спортка мөнәсәбәт буенча үрнәк. Татарстан спорт белән шөгыльләнүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә, бу -халыкның 40 проценты. Биредә спорт белән бәйле күп программалар гамәлгә ашырыла», — диде министр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия спорт министры үзара элемтә турында килешү имзаладылар

  • Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков II Дәүләт-хосусый партнерлык тармак форумында катнаштылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10