ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның яшьләр эшләре министры предприятиедә эшләргә теләк белдерде

7 ноябрь 2018, 17:33 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанның яшьләр эшләре министры предприятиедә эшләргә теләк белдерде Яшьләр өчен өй һәм эш кенә түгел, ә “өченче урын” - үз иҗади мөмкинлегеңне чынга ашыру урыны булу да мөһим, диде министр.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). "Предприятиедә һәр кешегә игътибар булуы күренә. Мин дә андый предприятиедә эшләргә теләр идем”, - диде ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. Ул Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан предприятиеләре җитәкчеләренә эшләүче яшьләрне иҗатка җәлеп иткән өчен рәхмәт белдерде.

Дамир Фәттахов Казанда республиканың 14 районыннан эшләүче яшьләрнең иҗат коллективлары катнашкан сайлап алу этабында булуын һәм чыгышларның сыйфатына соклануын әйтте.

“Наше время – Безнен заман” - республиканың зур мирасы. Аның яшьләр өчен көчле омтылыш тудыруында минем шигем юк. Концертка килгән яшүсмерләр һәм балалар предприятиедә һәр кешегә нинди игътибар булуын күрәләр, һәм анда эшләү теләге уяна. Мин дә андый предприятиедә эшләргә теләр идем”, - диде министр. 

“Компанияләр һәм предприятияләр, үз абруйлары һәм яшьләрне компания тормышына җәлеп итү турында сүз баруын аңлап, вакытларын һәм акчаларын кызганмыйлар. Алар, эшләүче яшьләр лаеклы чыгыш ясасын өчен, вокал һәм хореография укытучыларын чакыралар”, - диде министр.

"Яшьләр өчен өй һәм эш кенә түгел, ә “өченче урын” -  үз иҗади мөмкинлегеңне чынга ашыру, хезмәттәшләр белән аралашу урыны булуы да мөһим”, - диде министр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10