ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фильмда Нуриев ролен башкарган артист биюченең Татарстан өчен горурлык булуын әйтте

7 ноябрь 2018, 19:28 , Фото: Султан Исхаков, Рамиль Гали

Фильмда Нуриев ролен башкарган артист биюченең Татарстан өчен горурлык булуын әйтте Олег Ивенко, рольгә әзерләнгәндә, Рудольф Нуриев турында күп укыганы турында сөйләде.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Белый ворон” фильмында Рудольф Нуриев ролен башкарган Олег Ивенко атаклы биюче Рудольф Нуриевның Татарстан өчен горурланырлык шәхес булуын әйтте.

“Нуриев тамырларында татар каны агуы турында әйткән, Татарстанга моның белән горурланырга кирәк”, - дип белдерде Татарстанның атказанган артисты һәйкәл ачу чарасында.

Ул бер ел элек Рэйф Файнсның “Белый ворон” фильмында Рудольф Нуриев ролен башкарганын искәртте. Фильмның Америка, Бөекбритания, Япониядә халыкара кинофестивальләрдә тәкъдим ителгәнен билгеләп узды.

Ивенко, рольгә әзерләнгәндә, Рудольф Нуриев турында күп укыганын әйтте. “Төрле кинопоказлар карадым, кызыклы тарихлар ишеттем. Гаҗәеп шәхес, көчле рухлы, үз-үзенә ышанучан кеше булган”, - диде.

  • М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы скверда һәйкәл ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, скульптураның авторы Зураб Церетели катнашты. Һәйкәл Нуриевның “иреккә очышын”, ягъни СССРдан чит илгә китүен гәүдәләндерә. Аны “оча торган татар” дип тә йөртәләр.
  • Рудольф Нуриев – атаклы биюче. 1938 елның 17 мартында дөньяга килгән, 1993 елның 6 гыйнварында вафат. Чыгышы белән татар-башкорт милләтеннән булган егет профессиональ балет сәхнәсенә 15 яшькә килеп керә, дөньяның мәшһүр биючеләренең берсенә әверелә.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10