ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты башланды

7 ноябрь 2018, 19:06 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты башланды Ярышларда 61 төбәктән 900дән артык спортчы катнаша.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның Су төрләре спорты үзәгендә кыска суда (25 метрга) йөзү буенча Россия чемпионаты башланды. Җиңүчеләр 11-16 декабрьдә Кытайның Ханчжоу шәһәрендә узачак дөнья чемпионатында катнашачак.

Ярышларда 900дән артык спортчы 61 төбәк данын яклаячак. Алар арасында «Синтез» су төрләре спорты клубы вәкилләре Красных, Эрнест Максумов, Егор Куимов һәм Никита Королев бар.

Чемпионат ачылышында РФ спорт министры Павел Колобков, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Тантаналы чара Айгөл Вәлиуллина башкаруында Россия һәм Татарстан гимны белән дәвам итте.

Гимннан соң ярышлар финаллары башланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10