ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан мэры башкалада беренче экорайон төзүчеләрне халыкара бәйгедә сайлаячакларын әйтте

7 ноябрь 2018, 20:48 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Казан мэры башкалада беренче экорайон төзүчеләрне халыкара бәйгедә сайлаячакларын әйтте Татарстан башкаласында, Россия һәм чит ил белгечләрен җәлеп итеп, территория төзелешенә беренче тапкыр киңкүләмле бәйге үткәрелә.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда экорайон төзелешенә ачык халыкара бәйге үткәрәләр. Бу турыда матбугат конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин әйтте.

Киров районында территория концепциясен һәм мастер-планын эшләү буенча бәйгедә Knight Frank лидерлыгында Россия-Франция консорциумы җиңүче булды.

Республика ярдәм фонды үз хезмәттәшләре белән бергә бәйге шартларын эшли, проектны чынга ашырырга сәләтле булуын исбатлаган компанияләрне катнашырга чакыра, диде Метшин.

Татарстан башкаласында, Россия һәм чит ил белгечләрен җәлеп итеп, территория төзелешенә беренче тапкыр киңкүләмле бәйге үткәрәләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10