ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар филармониясендә джаз-оркестр кинофильмнарга язылган көйләрне уйнаячак

7 ноябрь 2018, 21:48 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татар филармониясендә джаз-оркестр кинофильмнарга язылган көйләрне уйнаячак Россия кинематографына багышланган концертның беренче бүлеге 30-90нчы елларны үз эченә ала.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 9 ноябрьдә Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР джаз-оркестры «Мосфильм против Голливуда» программасында кинофильмнарга язылган көйләрне уйнаячак. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия кинематографына багышланган концертның беренче бүлеге 30-90нчы елларны (1936 елгы аклы-каралы «Цирк»тан алып 1998 елның «Бери шинель» музыкаль фильмына кадәр) үз эченә алган.

Концертның икенче бүлегендә Американың төрле еллардагы кинофильмнарыннан («Завтрак у Тиффани», «Волшебник страны Оз», «Звуки музыки») җырлар яңгырачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10