ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан китап нәшрияты ел ахырына 21 автор иҗатын аудиокитап итеп чыгарырга җыена

8 ноябрь 2018, 09:00 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстан китап нәшрияты ел ахырына 21 автор иҗатын аудиокитап итеп чыгарырга җыена Исемлектә Гаяз Исхакый (“Кәҗүл читек”, “Остазбикә”, “Тормышмы бу?”), Аяз Гыйләҗев (“Җомга көн кич белән”), Мәхмүт Галәү (“Мөһаҗирләр) әсәрләре бар.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан китап нәшрияты быел 21 автор иҗаты буенча 35ләп аудиокитап яздырырга җыена. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева әйтте.

  • Татарстан китап нәшрияты быелдан аудиокитаплар чыгара башлый. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә куела. 

“Быел бу проект буенча 21 авторның 35ләп аудиокитабы яздырылырга тиеш. Монда Гаяз Исхакый (“Кәҗүл читек”, “Остазбикә”, “Тормышмы бу?”), Аяз Гыйләҗев (“Җомга көн кич белән”), Мәхмүт Галәү (“Мөһаҗирләр) әсәрләре бар”, - диде Айсылу Галиева.

Айсылу Галиева сүзләренчә, әлеге блокка Рәшит Әхмәтҗановның шигырьләре дә, “Татар халык әкиятләре” дә керәчәк.

“Монтаж эшләре төгәлләнә бару тәртибендә без аудиокитапларны бүгеннән үк үзебезнең www.tatkniga.ru сайтына элә башладык. Бу хезмәтләр киләчәктә радиолар файдалансын өчен дә уңайлы булыр”, - диде бүлек җитәкчесе.

Айсылу Галиева сүзләренчә, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Муса Җәлилнең сайланма шигырьләре аерым җыелачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10