ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәттә бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары уза

8 ноябрь 2018, 07:00 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Әлмәттә бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары уза 9 ноябрьдә көрәшкә өлкәннәр кушыла. Алар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда уйнаячак.

(Әлмәт, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 7-11 ноябрь көннәрендә Әлмәттә "Әлмәт Open" Бөтенроссия бадминтон турниры уза. Ярышлар «Tennis City» спорт үзәгендә үтәчәк. Бу турыда җирле басма яза.

7 ноябрьдә юниорлар турниры башланды. Ул 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр төркемнәре арасында биш разрядта узды.

9 ноябрьдә көрәшкә өлкәннәр кушыла. Алар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда уйнаячак.

Биредә Мәскәү, Новосибирск, Саратов өлкәләреннән, Казан, Яр Чаллы, Саба, Түбән Кама, Кукмара, Аксубай районнарыннан һәм Башкортстанан килгән бадминтончылар катнашачак.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10