ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Актанышның рәсем укытучысы дәрәҗәле исемгә лаек булды

8 ноябрь 2018, 06:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актанышның рәсем укытучысы дәрәҗәле исемгә лаек булды Айрат Сәрвәровка дәрәҗәле бүләкне Татарстан Президенты Р.Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.

(Актаныш, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Айрат Изиль улы Сәрвәров тырыш хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләгенә ия булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

4 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты булып узды.

Әлеге тантаналы чарада Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Айрат Изиль улы Сәрвәров тырыш хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләгенә ия булды – “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Айрат Сәрвәровка дәрәҗәле бүләкне Татарстан Президенты Р.Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10