ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан һәм Казахстанның товар әйләнеше арткан

8 ноябрь 2018, 16:23

Татарстан — Казахстан партнерлары белән эшне актив алып бара торган төбәкләрнең берсе.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан һәм Казахстанның товар әйләнеше 2018 елның беренче яртыеллыгында, 2017 елның тулаем күрсәткече белән чагыштырганда, шактый нык үсте. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Казахстан — безнең төп сәүдә-икътисади партнерларыбызның берсе. Узган ел безнең товар әйләнеше 65 процентка артты. Быел беренче яртыеллыкта гына да 67 процент булды», — диде ул.

Лилия Галимова Россия төбәкләре арасында Татарстан Казахстан партнерлары белән эшне актив алып баручы төбәкләрнең берсе, диде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Петропавловскига XV Россия — Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумына барачак. Форум 8-9 ноябрь көннәрендә Казахстан мәйданында узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10