ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе былтырга караганда 4 процентка кимрәк

8 ноябрь 2018, 19:29 , Фото: архив

Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе былтырга караганда 4 процентка кимрәк Моның сәбәбе – икмәк һәм шикәр чөгендере уңышының, узган елга караганда, кимрәк булуы.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда агымдагы елның тугыз аенда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе, узган ел белән чагыштырганда, дүрт процентка кимрәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте. 

Агымдагы елның тугыз аенда Татарстанда 162,3 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 95,9 процент дәрәҗәсендә. Моның сәбәбе – икмәк һәм шикәр чөгендере уңышының, узган елга караганда, кимрәк булу. Ел азагына кадәр авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме 240,4 млрд сумга җитәргә тиеш дип фаразлана.

Бөртеккә суктырылган кукуруздан тыш, быел 3,6 млн тоннадан артык икмәк, 2,2 млн тоннага якын шикәр чөгендере, 1,5 млн тоннадан артык бәрәңге уңышы алынган. Киләсе ел уңышына дип 539,6 мең га мәйданда уҗым культуралары чәчелгән.

Тугыз айда 1,4 млн тонна сөт (узган ел белән чагыштырганда, 100,9 процент) һәм 332,6 мең тонна терлек һәм кош ите (узган ел белән чагыштырганда, 101,2 процент) җитештерелгән.

"2013-2020 елларда авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы, азык-төлек базарларын көйләү” дәүләт программасы өчен быелның тугыз аенда 11 112, 9 млн сум бюджет акчасы, шул исәптән федераль бюджеттан 2 982,0 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Быел, программа кысаларында, авыл хуҗалыгы оешмалары 126 трактор, бөртекле ашлык ура торган 80, терлек азыгы ура торган 34 комбайн сатып алып, техника паркын яңарткан. «40:60 программасы буенча техника алу тагы да җанланыр дип көтәбез», - диде Хәбипов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10