ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Томск татарлары Татарстан Президентыннан шәһәрдәге Татар бистәсен саклауда ярдәм сорады

8 ноябрь 2018, 20:45 , Фото: president.tatarstan.ru

Томск татарлары Татарстан Президентыннан шәһәрдәге Татар бистәсен саклауда ярдәм сорады «Республикада тарихи-мәдәни мирасны саклауда тәҗрибә зур. Белгечләр җибәрербез, алар сезгә ярдәм итәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Томскида татар диаспорасы активистлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан дүрт гасыр элек нигез салынган Татар бистәсенең тарихи йөзен саклап калуда ярдәм сорады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча с активом татарской общественности Томской области и посещение концерта, посвященного 25-летию местного Центра татарской культуры

«Татар җәмьгыяте вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан һәм Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкиннан Томск шәһәрендәге Татар бистәсенең тарихи йөзен саклап калуда ярдәм күрсәтүләрен сорады. 17 гасыр башында татарлар күпләп яшәгән бистә Томскиның көньяк-көнбатыш чигендә урнашкан» — диелгән хәбәрдә.

Татарстан Президенты бистә архитектурасын саклау идеясен якларга вәгъдә бирде. «Республикада тарихи-мәдәни мирасны саклауда тәҗрибә зур. Белгечләр җибәрербез, алар сезгә ярдәм итәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Встреча с активом татарской общественности Томской области и посещение концерта, посвященного 25-летию местного Центра татарской культуры

  • Татар диаспорасы белән очрашу республика башлыгының Томск өлкәсенә эшлекле сәфәре вакытында булды. 

Татарстан Президенты Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән элемтә саклауның мөһимлеген әйтте. Барлык татар халкының 70 проценты читтә көн күрә. Бүгенге көндә Томск өлкәсендә 17 мең татар яши.

Встреча с активом татарской общественности Томской области и посещение концерта, посвященного 25-летию местного Центра татарской культуры

Очрашу соңында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгына багышланган концертта булды. Юбилей уңаеннан, Татарстан Президенты татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә куйган хезмәтләре өчен җирле татар җәмгыяте вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10