ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан һәм Россиянең Азия өлеше мөфтиләре Мәрҗани китаплары хакында сөйләште

9 ноябрь 2018, 07:44 , Фото: dumrt.ru

Татарстан һәм Россиянең Азия өлеше мөфтиләре Мәрҗани китаплары хакында сөйләште Камил Сәмигуллин Шиһабетдин Мәрҗанинең "Тазкирател мүниб фи адами тазкияти ахли салиб” кулъязмасы китап итеп чыгачагы турында да хәбәр иткән.

(Казан,9 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов белән татар дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләрен бастыру хакында фикерләште. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты күптән түгел аның «Хакк әл-мәгърифә вә хусн әл-идрак би-ма йалзам фи вүҗүб әл-фитр вә-л-имсак» хезмәтен нәшер итте. Китап рус теленә тәрҗемә ителеп "Книга истины познания и прекрасного осознания о причинах обязательности разговения и поста" исеме астында бастырылды.

Быел галимнең алты томлык җыентыгы да дөнья күрде: ул үз эченә танылган китапларны туплаган. Әлеге җыентыкны Татарстан мөфтие  кунакка бүләк итеп тапшырган. Ул Мәрҗанинең тагын "Тазкирател мүниб фи адами тазкияти ахли салиб” кулъязмасы китап итеп чыгачагы турында да хәбәр иткән.

Очрашуда хәзрәтләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият эшчәнлеге, Диния Нәзарәтләренең хезмәттәшлеген ныгыту турында да сөйләшкән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10