ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан көрәшчеләре Идел буе Кубогы ярышларында катнаша

9 ноябрь 2018, 12:35 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстан көрәшчеләре Идел буе Кубогы ярышларында катнаша Милли көрәш ярышларында 19 татарстанлы бил алышачак.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 9-11 ноябрь көннәрендә Башкортостанның Нефтекама шәһәрендә Идел буе Кубогына яшьләр һәм ир-атлар арасында көрәш ярышлары була. Оештыручылар катнашучылар саны 150 дән артык булачак дип көтә.

Татарстан данын ир-атлар арасында Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Ринат Миннегалиев, Азат Кавиев, Марат Миначев, Ранис Гыйләҗетдинов, Риназ Гарипов, Рөстәм Сәләхов, Нәфис Галиев һәм Руслан Хәмидуллин яклый.

Яшьләр арасында 2000-2001 елгы егетләр генә бил алышачак. Татарстаннан Инсаф Габдрахманов, Тимур Милютин, Салават Гәрәев, Алмаз Сәетов, Тимерхан Амерханов, Илдар Хәбибуллин, Зиннур Мостафин, Рөстәм Ханов һəм Наил Низамов катнаша

Ярышның рәсми ачылышы 10 ноябрьдә була. Чара 11.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.

Бүген, 9 ноябрьдә, көрәшчеләр үлчәнү узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10