ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тубылда Себер-татар мәдәният үзәгенә оешканга 30 ел тулды

9 ноябрь 2018, 12:55

Себер-татар мәдәният үзәгенә микроавтобус, ноутбук, акустик аппаратура, тукыма алырга сертификатлар тапшырганнар.

(Казан, 9 октября, "Татар-информ"). Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеен ике көн бәйрәм иткәннәр. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

26 октябрьдә чарага үзәкнең хезмәт ветераннары, өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, Татарстан кунаклары килгән. Фойеда “Вакыт һәм кешеләр” дип аталган фотокүргәзмә оешытырылган.

Юбилей уңаеннан себер-татар мәдәният үзәгенә микроавтобус, ноутбук, акустик аппаратура, тукыма алырга сертификатлар һәм башка күп бүләкләр тапшырылды. Кичә программасы бәйрәм табыны артында дәвам итте, дип яза Римма Умитбаева.

27 октябрьдә Тубыл тамашачылары өчен концерт булган. Тамашада Казан кунаклары - Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхиев, Татарстанның атказанган артисты Вәгыйз Бәйрәмов һ.б. катнашкан.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле А.Нургалиев шәһәрнең 17 нче мәктәп укучыларына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына методик кулланмалар, татар теле һәм әдәбияты, әлифба, уку китаплары, дисклар, түбәтәйләр, калфаклар тапшырган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10