ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казанга Красноярск крае губернаторы Александр Усс килде

9 ноябрь 2018, 13:40 , Фото: tatarstan.ru

Казанга Красноярск крае губернаторы Александр Усс килде Александр Усс Казанда Универсиада утын башка шәһәргә тапшыру тантанасында катнаша.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанга Красноярск крае губернаторы Александр Усс килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды. Бу турыда республика җитәкчесенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Красноярск крае губернаторы Татарстанга Универсиада утын башка шәһәргә тапшыру тантанасында катнашу өчен килде. Универсиада утын тапшыру тантанасы иртәгә, 10 ноябрьдә, була. КФУның төп бинасы алдындагы мәйданчыкта эстафетаның йөгерү этабы финишы узачак.

Александр Усс берничә спорт объектында, шул исәптән “Казан-Арена” футбол стадионында, Спортның су төрләре сараенда булачак. Аңа Универсиада мирасын файдалану тәҗрибәсен тәкъдир итәчәкләр. Моннан тыш, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдим итү булачак.

Красноярск крае губернаторының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов (Казан Кремле) һәм Казан мэры Илсур Метшин (Казан Ратушасы) белән очрашуы планлаштырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10