ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казанда Россиякүләм “Әдәби марафон” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

9 ноябрь 2018, 15:32 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда Россиякүләм “Әдәби марафон” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр "Мин әдәби марафон дәвамында күпме дуслар таптым, күпме рухи азык җыйдым, күпме китап байлыгы тупладым”, - ди җиңүче.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанда, “ГУМ” сәүдә үзәгендә татарча китап укучыларның V Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр. 

Әдәби марафонда җиңү яулаган Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан Рәзинә Сәйфетдинова бәйгедә икенче тапкыр катнаша. “Мин бәйгедә кешеләргә татар телен, татар әдәбиятын таныту өчен катнашам. Мин әдәби марафон дәвамында күпме дуслар таптым, күпме рухи азык җыйдым, күпме китап байлыгы тупладым”, - ди җиңүче.

Рәзинә Сәйфетдинова татар телен саклап калуда китаптан нәтиҗәлерәк әйбер юк, дип уйлый. “Китап уку гаиләдә тәрбияләнә. Әнием дә яратып укый торган иде. Үзем дә бик күп укыйм, шуңа күрә балаларым да китапка тартыла. Гыйлемгә омтылу һәм күп нәрсә белергә тырышу күңелгә балачактан салына бит инде ул”, - диде әдәби марафон җиңүчесе.

  • Онлайн марафонда катнашу өчен әдәби әсәрдән өзекне социаль челтәргә #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырырга кирәк. Җиңүче язма белән уртаклашулар һәм лайклар саны буенча билгеләнә. Проект Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә. Киләсе марафон 1 гыйнварда башлана.

Россиякүләм “Әдәби марафон” бәйгесе җиңүчеләре:

I урын – Рәзинә Сәйфетдинова (Яшел Үзән).

II урын – Лилия Гарифуллина (Казан);
II урын – Гөлнара Хәкимова (Мөслим).

III урын – Ландыш Сөләйманова (Әлмәт);
III урын – Гүзәл Галләмова (Лаеш);
III урын – Савия Тимуршина (Апас);
III урын – Нәфисә Антонова (Балтач).

Бүген Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә, “әдәби марафон” промокодын әйтеп, 10 процент ташлама алырга мөмкин. Бу хакта марафон катнашучыларын һәм җиңүчеләрен тәбрикләү чарасында Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары Айдар Гыймадиев хәбәр итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10