ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ленар Шәех “Әдәби марафон” асылыбызны саклау өчен көрәшергә ярдәм итә дип саный

9 ноябрь 2018, 16:30 , Фото: Салават Камалетдинов

Ленар Шәех “Әдәби марафон” асылыбызны саклау өчен көрәшергә ярдәм итә дип саный Татар теле белән бәйле вазгыять барган чорда берләшергә һәм үзебезнең йөзебезне саклап калу өчен көрәшергә кирәк, диде татар язучысы.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар язучысы, шагыйрь Ленар Шәех “Әдәби марафон” кебек чаралар аша асылыбызны, йөзебезне саклап калу өчен көрәшергә кирәк дип исәпли. Бу хакта ул V Россиякүләм #әдәбимарафон татарча китап укучылар онлайн марафоны җиңүчеләрен бүләкләү чарасында әйтте.

"Безгә татар теле белән бәйле вазгыять барган чорда милли хисләр, тел һәм мәдәният белән бәйле чаралар аша берләшергә һәм үзебезнең асылыбызны, йөзебезне саклап калу өчен көрәшергә кирәк”, - диде ул.

"Әдәби марафон халык күңелендә китапка кызыксыну һәм мәхәббәт уята. Бәйге укучыларны татар китабына җәлеп итү максатыннан оештырыла", - диде язучы.

Ленар Шәех “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйгенең иң әһәмиятле ягын да әйтте. “Әдәби марафонда укылган һәм өземтә итеп китерелгән әсәрләрнең авторлары – татарлар. Ул әсәрләр татар телендә язылган. Иң мөһиме шул. Әдәби марафон безнең өчен нәкъ менә шул ягыннан кыйммәтле”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, әдәби марафон белән күбрәк район һәм авыл халкы кызыксына. “Регионнардан катнашучылар әлегә бик күп түгел. Әмма алар да хәзер кызыксына башладылар”, - диде Ленар Шәех.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10