ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан көллиятендә укытучы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

9 ноябрь 2018, 16:41 , Фото: mon.tatarstan.ru

Казан көллиятендә укытучы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган Фаҗига кичә көндез ремонт эшләре бара торган лаборатория корпусында булган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Технология һәм дизайн көллияте укытучысы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерү версиясе буенча, 8 ноябрьдә көллият укытучылары аудиторияләрне карау өчен ремонт бара торган икенче катка менгән. Бер укытучы элеккеге вентиляция шахтасын үзгәртеп ясалачак лаборатория бүлмәсенә кергән. Ул идән булмавын күрмәгән һәм 14 метр биеклектән егылган», – диде Андрей Шептицкий.

Укытучы шунда ук үлгән.

Бу бинада кисәтү билгеләре булмавы билгеле. Тикшерүчеләр һәлакәт сәбәпләрен ачыклый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10