ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин Назарбаевны Татарстандагы Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына чакырган

9 ноябрь 2018, 16:53 , Фото: tatarstan.ru

Путин Назарбаевны Татарстандагы Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына чакырган Дәүләт башлыклары “Россия белән Казахстанның туризмны үстерү буенча яңа алымнары һәм тенденцияләре” күргәзмәсе экспозициясен карады.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Казахстанның Петропавловск шәһәрендә узган туристлык күргәзмәсендә очрашу вакытында Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевны Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын карарга чакырган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт башлыкларына Татарстан Республикасы төбәк стендын тәкъдим иткәч, Путин Назарбаевның игътибарын тыюлыкның Идел һәм Кама елгалары кушылган урындагы тыюлыкка юнәлткән.

Дәүләт башлыклары төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында “Россия белән Казахстанның туризмны үстерү буенча яңа алымнары һәм тенденцияләре” күргәзмәсе экспозициясен карады.

  • Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Путин белән Назарбаевка республиканың туристлык үзәкләре турында сөйләде һәм Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10