ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Галимҗан Гыйльманов иҗат кешеләренә укучыларга якынаерга кирәк дип саный

9 ноябрь 2018, 16:45 , Фото: Салават Камалетдинов

Галимҗан Гыйльманов иҗат кешеләренә укучыларга якынаерга кирәк дип саный Язучылар укучыларның күңелләренә юлны үзләре дә таба белергә тиеш, диде язучы.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар язучысы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов иҗат кешеләренә һәм нәшриятләргә укучыларга якынаерга кирәк, дип саный. Бу хакта ул татарча китап укучылар арасында узган V Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн марафоны җиңүчеләрен бүләкләү чарасында әйтте.

“Иҗат кешеләренә һәм нәшриятләргә укучыларга якынаерга кирәк. Укучыларның китап кибетләренә килеп, китап алып укуларын көтеп утырырга түгел. Язучылар укучыларның күңелләренә юлны үзләре дә таба белергә тиеш”, - диде язучы.

Шагыйрь “Әдәби марафон” кебек чаралар аша татар язучыларының китаплары тиз һәм актив тарала башлавын әйтте. “Безгә, язучыларга, сөенергә генә кала. “Әдәби марафон” кебек бай һәм эчтәлекле чара татар мәдәниятенең, татар әдәбиятының киләчәге өметле булуы турында сөйли”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Галимҗан Гыйльманов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10