ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда этне башкорт теленә өйрәткәннәр

9 ноябрь 2018, 17:39

Этнең хуҗасы хезмәт эте тәрбияләү мөмкинлеге бирә торган махсус методика белән шөгыльләнә.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда кинологларының берсенең эте башкорт телендә команданы аңлый. Акыллы эт хуҗасы боерыгы буенча утыра, ята һәм баса. Ул республика колонияләренең берсендә озак вакыт Ватан өчен хезмәт итә. Бу турыда “Башинформ” хәбәр итә.

Ураган – яшь ата эт, аңа бары ике яшь кенә. Әмма немец овчаркасы үз вазифаи бурычларын яхшы үти. 

Ураган 13 нче колония территориясендә хезмәт итә. Этнең хуҗасы чын хезмәт эте тәрбияләү мөмкинлеге бирә торган махсус методика белән шөгыльләнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10