ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Артем Хохорин Татарстанда ачылмаган бер җитди җинаять тә калмавын әйтте

9 ноябрь 2018, 20:31 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Артем Хохорин Татарстанда ачылмаган бер җитди җинаять тә калмавын әйтте РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча җитәкчесе Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанның «Пирамида» комплексында Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буена җитәкчесе Артем Хохорин Татарстанда ачылмаган бер җитди җинаять тә калмавын әйтте.

«Татарстанда вазгыять тотрыклы. Җинаять саны кимүен дәвам итә. Хезмәт эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча бәя югары. ТР Эчке эшләр министрлыгы Россиянең әйдәп баручы төбәк бүлекләренең берсе булып кала. Бүген бер генә ачылмаган җитди җинаять калмады диярлек», — диде министр.

Ул хезмәттәшләренә хезмәтләрендә югары уңышларга ирешүләрен теләде. Иртәгә Казанның Красноярскида узачак кышкы Универсиадыа уты эстафетасын кабул итүен һәм чарада югары дәрәҗәдә куркынычсызлык тәэмин итәргә кирәклеген искәртте.

Полиция хезмәткәрләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә котлады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10