ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан урамнары «КАМАЗ» электробусы чыкты

14 ноябрь 2018, 18:57 , Фото: Михаил Захаров

Казан урамнары «КАМАЗ» электробусы чыкты Экологик яктан чиста транспорт 3 нче троллейбус маршруты буенча йөриячәк.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда KAMAZ-6282 электробусы 3 нче троллейбус маршруты буенча йөриячәк. Бу турыда «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры урынбасары Ренат Җәләлов сөйләде.

«Электробус җибәрдек. “КАМАЗ” аны безгә сынау өчен тапшырды. Әлегә бер электробус троллейбусның 3 нче маршруты буенча Елга портыннын Академик Глушко урамы тукталышына кадәр йөриячәк», — диде Җәләлов.

Татарстан электробусы корылманы (зарядка) ультратиз җыю белән аерылып тора .Моның өчен аңа 10-20 минут вакыт кирәк. Алар полупантограф ярдәмендә махсус станциядә корылма җыячак. Шундыйларның берсе Елга порты янында урнаштырылган. Шулай ук бортта урнаштырылган зарядка җайланмасы да кулланыла.

  • Татарстан электробуслары көз башыннан бирле Мәскәүдә шәһәр маршрутлары буенча йөри. «КАМАЗ» компаниясе Россия башкаласын экологик яктан чиста йөз машина белән тәэмин итү буенча тендер откан иде. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10