ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Оренбургта Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә Ильяс Халиков чыгыш ясаячак

2 декабрь 2018, 17:19

Оренбург мөселманнары Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтә.
(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). 4 декабрь көнне Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм татар оешмалары Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен уздырачак. Бу хакта җирле татарлар оешмасы хәбәр итә.
 
Бәйрәмдә төбәк мөселманнары мөфтие Әлфит хәзрәт Шәрипов вәгазь укыячак. "Хөсәения" мәдрәсәсе студентлары һәм балалар да концертка үз өлешләрен кертергә ниятли.
 
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чарага Татарстаннан автор башкаручы, дини җырлар җырлаучы Ильяс Халиков чакырулы, диелә хәбәрдә.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10