ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пермь краенда "БардаДа" проекты соңгы чарасын уздырган

2 декабрь 2018, 17:05 , Фото: соцсети

Пермь краенда Проектның авторы һәм гамәлгә ашыручылары- Барда татар актив яшьләре.
(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Пермь крае Мәдәният министрлыгы бәйгесендә җиңү яулаган "БардаДа" проекты узган атнада соңгы чарасын уздырган. Бу хакта җирле  "Чәкчәк" татар яшьләре оешмасы хәбәр итә. 
 
Проектның авторы һәм гамәлгә ашыручылары - Барда татар актив яшьләре. 
 
"БардаДа" ярдәме белән хәзер район җирлегендә "Бәхет түбәтәе", "Арт каз 8 бит" һәм Барда бәрәңгесенә багышланган арт-объектлар барлыкка килгән. 
 
Моннан тыш, ел дәвамында яшьләр Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары, фестивальләр, әдәби кичәләр, фотокүргәзмәләр, мастер класслар уздырган. Алар арасында Россия күләмендә оештырылган  "BardaSummerFest" татар-башкорт мәдәнияте фестивале дә бар. 
 
Шулай ук, проект "Гармуным" музыкаль фестивален үткәрергә, "Чәкчәк бәйрәме" уздырырга һ.б. чаралар оештырырга өлгергән. 
 
Әлеге проект ярдәмендә Барда 2018 елда Пермь крае Мәдәни үзәге исеменә лаек булган иде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10