ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Буа театры Люберцыда өч спектакль күрсәтәчәк

2 декабрь 2018, 16:09

Мәскәү өлкәсенең Люберцы каласында Татар мәдәнияте айлыгы дәвам итә.
(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Буа дәүләт сатира театры Люберцы каласында уза торган Татар мәдәнияте айлыгында катнаша. Бу хакта Люберцы татарлары оешмасы хәбәр итә. 
 
Татарстанлылар 8 декабрь көнне балалар өчен рус телендә "Перекресток снов" исемле спектакль тәкъдим итәчәк. 
 
Кичен исә Буа театрының "Кодалар-кодачалар" спектаклен тамаша кылырга мөмкин булачак. 
 
Мәдәни программа якшәмбе, 9 декабрьдә дә дәвам итәчәк. Бу көнне тамашачыларга А.Чехов әсәре буенча куелган "В футляре" спектаклен күрсәтү планлаштырыла. Спектакль рус телендә барачак.
 
  • Люберцыда Татар мәдәнияте айлыгы 19 ноябрьдә ачылган иде. Мәдәни чаралар Мәскәү өлкәсе каласында 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм татарча диктант язу белән тәмамланачак.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10