ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар яшьләре арасында татарча мәкаләләр язуны танытачаклар

2 декабрь 2018, 17:00

Актаныш гимназиясе укучылары ике ай элек татарча чыгучы газеталарын булдырган.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары яшүсмерләр өчен чыгарган “Сүзебез” интернет-газетасы яшьләр арасында татарча мәкаләләр язуны популярлаштырачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә газетаның оештыручысы Раил Ибраһимов сөйләде.

“Без яшьләрнең эчке дөньясын, аларның яшәү рәвешен күрсәтәбез. Хәзерге вакытта интернет тамырын киң җәйгән, шуңа күрә без яшьләр өчен кызыклы мәкаләләр язу яклы”, - ди Раил Ибраһимов.

Раил Ибраһимов сүзләренчә, газетаны тугызынчы һәм унынчы сыйныф укучылары әзерли. “Газетаны ике ай элек гамәлгә куйдык, ул интернетта чыга. Безнең максат - укучылар арасында татарча мәкаләләр язуны популярлаштыру", - диде ул.

Раил Ибраһимов яшьләрне күбрәк мәктәптәге гаделсезлек, ришвәтчелек, тәрбияче белән укучы арасындагы проблемалар, сериалларга багышланган темалар җәлеп иткәнен әйтте.

“Сүзебез” газетасында мәкаләләр чыга төрле темаларга кагыла”, - ди оештыручы. “Мәктәптәге укучылардан сораштыру, интервьюлар үткәрәбез. Аларны нинди темалар кызыксындырганын беләбез һәм, шуннан чыгып, материалларны әзерлибез”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10