ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар балалары өчен татар телендә “Башваткыч” сканворды булдырылган

2 декабрь 2018, 17:36

Әлеге проект интернетта да урнаштырылырга мөмкин.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе укучылары яшүсмерләр өчен “Башваткыч” сканвордын чыгара башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә проектның җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева сөйләде.

“Башваткыч” сканворды октябрьдә барлыкка килгән. Проектның җитәкчесе сүзләренчә, сканвордны нәшер итү өчен оештыручылар үзләренең чыгымнарын түли.

“Проект өчен материалны балалар үзләре дә җыя, мәгълүматны төрле чыганаклардан туплыйлар, алар өчен бу мәктәп программасын да кабатлауның бер яхшы ягы. Икенчедән, проектны төзегәндә, балалар программалаштыру белән мөстәкыйль кызыксынды”, - диде Айгөл Әхмәтгалиева.

“Сорауларны туплаганда, һәр сканворд бер генә тематикага туры килерлек итеп төзибез. Мәсәлән, география, татар халык ашлары, татар киемнәренә кагылышлы сканвордлар бар”, - диде җитәкче.

Киләчәктә “Башваткыч” сканвордын электрон форматта онлайн рәвештә дә эшләп булырлык итеп планлаштыралар. “Төп хыялыбыз – проектыбызга сайт ачу. Бу әле башлангычы гына, киләчәктә татар сканвордларын онлайн да эшләп булыр дип өметләнәм”, - ди Айгөл Әхмәтгалиева.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10