ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Татар әдәбияты хәтер карточкаларында” проекты татар шәхесләрен дөнья күләмендә таныта

2 декабрь 2018, 17:50

“Әлеге проект татар телен белмәүчеләргә файдалы”, - ди оештыручы.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе укучылары “Татар әдәбияты хәтер карточкаларында” проектында татар дөньясының шәхесләре белән инглиз һәм рус телендә дөнья күләмендә таныштыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә проектның оештыручысы Рания Юнысова сөйләде.

“Карточкаларда без үзебездә туган татар дөньясы шәхесләренең биографиясен һәм төрле әсәрләрен рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итәбез. Алга таба күбрәк телләргә тәрҗемә итәргә телибез”, - диде Рания Юнысова.

  • Проектның максаты – татар әдәбиятын, татар язучыларын, шәхесләрен дөнья күләмендә таныту.

“Проектыбыз татар телен белмәүчеләргә файдалы дип уйлыйм. Хәзерге заманда интернетта шәхесләребез турында мәгълүматны таба алмаска да мөмкин. Бу нисбәттән, без халыкка ярдәм итәргә булдык. Барлык материал да сайтыбызда урнаштырылган, шуннан кереп карарга мөмкин”, - ди оештыручы.

“Барлык материалны да үзебез тәрҗемә итәбез, чөнки гимназиябездә төрле телләрне өйрәнәбез. Күп телләрне белсәң, чит милләт кешеләре белән дә аралашып, танышып була. Шуңа күрә без чит телләрне өйрәнү түгәрәкләренә яратып йөрибез”, - ди Рания Юнысова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10