ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Тугандаш” проектында, төрки телләрдә уртак сүзләрне чагыштырып, телләр өйрәтәләр

2 декабрь 2018, 18:06

“Аңлашуның төп ысулы булып уртак сүзләрне һәм мәкальләрне ятлау тора”, - ди оештыручылар.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе укучылары “Тугандаш” проектында, төрки телләрдәге уртак сүзләрне чагыштырып, телләрне өйрәтә.

“Төрки дөньяда 200 миллионга якын төрки халык белән аңлашып, аралашып була. Аңлашуның төп ысулы булып уртак сүзләрне һәм мәкальләрне ятлау тора. Аларның язылышлары аерылса да, әйтелешләре охшаш”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Айбулат Гәрәев.

Укучылар сүзләрне татар, төрек, казах, азәрбайҗан теле белән чагыштыра. Алар җиләк-җимеш, хайван, яшелчә атамаларын тәкъдим итә.

“Без гимназиядә төрек теленнән кала гарәп, рус, инглиз телен өйрәнәбез. Төрек һәм гарәп телләре – өстәмә дәрес, без бик теләп йөрибез”, - диде Айбулат Гәрәев.

“Тугандаш” проектының Инстаграм челтәрендә аккаунты да бар. Без һәр атна саен төрки телләрне өйрәтү буенча видео төшереп кертәбез”, - ди оештыручы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10