ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Шома бас" бәйгесендә биш яшьтән алып биючеләр ярышачак

3 декабрь 2018, 13:08 , Фото: tatcentr12.ru

Төбәкара конкурс җиңүчеләре 8 декабрьдә билгеле була.
(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). 8 декабрь көнне Йошкар Олада "Шома бас" төбәкара фестиваленең финалы узачак. Бу хакта Мари Эл Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Конкурс сәләтле, үзешчән коллективларны барлау; милли биюләргә, гореф-гадәтләргә, халыкның бию мирасына кызыксыну уяту; иҗат коллективлары арасында элемтәләрне ныгыту; балалар үзешчән сәнгатендәге мәсьәләләргә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтүне максат итеп куя.
 
Конкурста 5 яшьтән алып катнашучыларны кабул итәләр. Аларга жюри берничә яшь төркемендә бәя бирәчәк. 
 
Биючеләр халык биюе, фольклор биюе, халык биюен стильләштерү номинацияләрендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк. 
 
"Шома бас" исеме белән халыкара бәйге дә үткәрелә. Быел конкурсның йомгаклау концерты Екатеринбург шәһәрендә узачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10