ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Түбән Кама районында «Сүз чүлмәге» проектын башлап җибәрделәр

3 декабрь 2018, 10:27

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча 200 мең сумлык грант откан.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге «Сүз чүлмәге» проектын башлап җибәрде. Түбән Кама бүлеге Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча 200 мең сумлык грантка ия булды. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Грант алып башланган «Сүз чүлмәге» проекты кече яшьтәге мәктәп укучыларын татар әдәби теле һәм сөйләм осталыгына өйрәтүне күздә тота. Проект кысаларында беренче булып белем алган Түбән Уратма укучылары иҗади номерлары белән яшьтәшләре, ата-аналары, Түбән Кама шәһәренең Аксакаллар шурасы әгъзалары, шагыйрь һәм язучылар алдында чыгыш ясап, югары бәя алды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Балалар әниләрен узган бәйрәм белән котлап, үз куллары белән эшләнгән бүләкләр дә тапшырган. Авыл мәктәбенең татар теле кабинетында милли ризыклар күргәзмәсе дә оештырылган. Кунаклар шулай ук мәктәп музеенда да булган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10