ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Башкортстан Премьер-министры отставкага киткән

3 декабрь 2018, 11:23

Рөстәм Мәрданов республика Хөкүмәтен 2015 елдан бирле җитәкләгән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан Премьер-министры Рөстәм Мәрданов башка эшкә күчү сәбәпле отставкага киткән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Бу аның үз теләге иде. Рөстәм Мәрданов Үзәк банк системасында эшләячәк. Тиздән без Сезнең нинди вазифага билгеләнүегез хакында белербез дип өметләнәм», - дип шәрехләгән Рөстәм Мәрдановның карарын Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

Ул Мәрдановка нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдергән һәм аңа Салават Юлаев орденын тапшырган.

Моңа кадәр Рөстәм Мәрдановның РФ Үзәк банкының Уралдагы төп идарәсе җитәкчесе вазифасын биләячәге хакында хәбәр ителгән иде.

  • Рөстәм Мәрданов республика Хөкүмәтен 2015 елдан бирле җитәкләгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10