(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Гөлназ Әхтәмҗанова). Татарстан китап нәшрияты сайтында "Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш" татар халык әкиятен әлеге сылтама аша түләүсез кулланырга була. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.
"Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш" әкиятен Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы укый. "Әлеге әкиятне кем укыр икән дигән икеләнүләр булмады, чөнки Дания Нурлы электән үк радиодан балалар өчен хикәяләр, әкиятләр укыган кеше. Без балачактан ук Дания апаның әкиятләр укуына ияләшкән. Аудиокитап уңышлы чыкты, балаларга да тыңлатып карадым", - диде Айсылу Галиева.
tatkniga.ru
"Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш" әкияте быел чыгачак Татар халык әкиятләре җыентыгына да кергән. Китап нәшрияты хезмәткәрләре аудиокитапны тыңлаганда китаптагы рәсемнәрне карарга да киңәш итә.