ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төркиянең “Идел-Урал” җәмгыяте вәкиле тел саклау юнәлешендәге тәкъдимнәре белән уртаклашты

3 декабрь 2018, 20:33 , Фото: из инстаграма Айгуль Галиуллиной

Төркиянең “Идел-Урал” җәмгыяте вәкиле тел саклау юнәлешендәге тәкъдимнәре белән уртаклашты “Милли мәдәният, сәнгатьне өйрәнүгә басым ясарга кирәк", дип саный Айгөл Галиуллина.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Истанбулдагы Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыятенең яшьләр бүлеге вәкиле Айгөл Галиуллина тел саклау юнәлешендәге фикерләрен “Открытие талантов” дип исемләнгән V республикакүләм форумында әйткән.

“Без, чит илдә яшәүче татарлар, татар телен саклап калырга тырышабыз. Аралашу клубын ясарга исәбебез бар, шул уңайдан татар теле дәресләре үткәрдек. Казанга килгәч, алгарыш күзгә чалынды”, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Айгөл Галиуллина.

  • Айгөл Галиуллина әлеге фикерен форумда булган Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга җиткергән.

“Ата-ана телен югалту мәсьәләсе бар. Без синең борчылуыңны ишеттек, бу проблема буенча эшләячәкбез. Мәдәният өлкәсе аерым урын алып тора. Игътибар итсәгез, без Татарстанда халыкара мөселман кинофестивален уздырабыз. Миңа калса, бу – милләтләрнең телләрен саклау өчен эшләнелә”, - дигән Дәүләт Рәисе.

“Татарстан үсә, үзгәрә, матурлана. Әмма татар телендә сөйләшкән кеше кими кебек. Милли мәдәният, сәнгатьне өйрәнүгә, пропагандалауга басым ясарга кирәк, чөнки татар мәктәпләрен булдыру кешенең үзеннән генә түгел, җәмгыятьтән, уку йортларыннан да тора. Татарстанда татар мәктәпләре аз”, - диде Айгөл Галиуллина.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10