(Әтнә, 3 декабрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). 30 ноябрьдә К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелгән IV Республика мәктәпләре конкурсына йомгак ясалды. Бу турыда район газетасы яза.
"Ул кабызган утлар балкышы" дип исемләнгән тантаналы котлау барышында Бәрәскә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хәйруллин Айзат “Спектакльдән монолог” номинациясендә 1 нче урын яулады.