ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Фәнис Кәлимуллин "Алмачуар" әсәрен укыганда балачагын искә төшергән

4 декабрь 2018, 10:22 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Фәнис Кәлимуллин Әсәрне Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Гөлназ Әхтәмҗанова). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясен укыды.

Әсәрне әлеге сылтама аша Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

"Миңа "Алмачуар" китабын беренче сыйныфта укыганда апам бүләк иткән иде. Ничә еллар үткәч, әлеге китап янәдән минем кулыма килеп керде. Хикәяне укыганда, балачагым искә төште, үземне әсәрдәге кечкенә малай кебек хис иттем. Сабантуй, ат чабышлары күңел аша үткәрелде. Монда текст уку гына түгел, ә күңел җылылыгы белән үзеңнең мөнәсәбәтеңне тыңлаучыга җиткерү мөһим", - диде Фәнис Кәлимуллин.

Артистның аудиокитап яздыруда тәҗрибәсе бар - ул начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен аудиокитаплар әзерләүдә катнашкан, шунлыктан әлеге эшкә курыкмыйча алынган.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10