ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кичә Казанда җитди тән җәрәхәтләре алган өлкән яшьтәге ике җәяүлене хастаханәгә озатканнар

4 декабрь 2018, 10:37

Зыян күрүчеләрнең икесе дә тиешле булмаган урында юл аша чыккан.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Казанда бер көн эчендә өлкән яшьтәге ике җәяүле җитди тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«3 декабрьдә 11.45 сәгатьтә «Опель Астра» автомобилен идарә итүче 29 яшьлек ир-ат Нокса авышлыгы урамындагы 29нчы йорт каршында, башлангыч мәгълүматларга караганда, тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан 80 яшьлек хатын-кызны таптаткан», - дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән.

Шул ук көнне кичен Техническая урамындагы 50нче йорт каршында «Лада» автомобиле тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган 72 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Төрле тән җәрәхәтләре алган ике җәяүлене дә хастаханәгә озатканнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10