ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

20 декабрьдән Татарстанда Яңа ел уңаеннан янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк

4 декабрь 2018, 10:50 , Фото: Елена Кривопатре

20 декабрьдән Татарстанда Яңа ел уңаеннан янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк Янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозучыларга дүрт мең сумга кадәр штраф яный.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). 20 декабрьдән Татарстанда Яңа ел уңаеннан янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк. Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе башлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Сергей Сергеев Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Хөкүмәтенә республика территориясендә 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәрге чорда янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында тәкъдим кертелде. Ул пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату урыннарында тикшерүләр үткәрергә, аларны кешеләр күп җыела торган һәм шартлау, янгын чыгу куркынычы булган объектлар янында куллануны чикләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Сергеев.

Ул шулай ук янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозучылар дүрт мең сумга кадәр штрафка тартылачак, дип искәртте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10