ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сахалин татарлары "Җәлил укулары"нда балалар чыгышын елый-елый тыңлаган

4 декабрь 2018, 12:29 , Фото: tatar-congress.org

Сахалин татарлары Сахалин татар милли–мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Хәлим Сәмирханов киләсе елда "Җәлил укулары"нда катнашучылар кубрәк булыр, дип өметләнә.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). 1 декабрь көнне Сахалин өлкә китапханәсендә татар милли–мәдәни автономиясе "Җәлил укулары"ның II этабын оештырган. Балалар шигырь укыганны олылар елый-елый тыңлаган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быелгы кичәдә кечкенә балалар аеруча актив булдылар: алар татар телендә шагыйрьнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. "Җәлил укулары"ның җинүчесе — 9 класс укучысы Калитько Элина "Оеклар" шигырен сөйләгәндә, хәтта олы ир-атларның да күзендә яшь ялтырады, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • "Җәлил укуларының" I этабы 23 ноябрь көнне Южно-Сахалинск шәһәренең 8нче мәктәбендә үткән.

8нче мәктәп шәһәр автономиясе белән инде ун елдан артык бергә эшләп килә. Мәктәпнен завучы, безнен милләттәшебез Наҗия Иванченко автономиянең актив члены, төрле чаралар үткәргәндә һәрвакыт ярдәмгә килә: укучы балалар белән татар әкиятләренә сценкалар куя, бәйрәмнәргә сценарийлар әзерләүдә булыша, кичәләр алып бара, дип яза Вәсилә Хуҗина. 

Сахалин татар милли–мәдәни автономиясенең рәис урынбасары Хәлим Сәмирханов киләсе елда "Җәлил укулары"нда катнашучылар кубрәк булыр, дигән өмет белдергән.

Конкурс тәмамланганнан соң, "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары кунакларны милли ризыклар белән сыйлаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10