ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Россия ислам институты егерме еллыгын бәйрәм итә

4 декабрь 2018, 14:12 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Россия ислам институты егерме еллыгын бәйрәм итә 6-7 декабрь көннәрендә институтта Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XI Бөтенроссия олимпиадасы оештырыла.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). 6-7 декабрь көннәрендә Казанда Россия ислам институтының 20 еллыгына багышланган чаралар  оештырыла. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

6 декабрьдә Татарстан башкаласында Ислам мәгарифе советында катнашучылар – илнең әйдәп баручы мөселман югары уку йортлары җитәкчеләре җыела. Утырышны советның рәисе – ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм БИА ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин алып бара.

6-7 декабрь көннәрендә институтта Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XI Бөтенроссия олимпиадасы оештырыла. Анда Татарстан, Башкорстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария, Мордовия, Карачаево-Черкесия Республикалары, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Россиянең башка төбәкләре мөселман белем бирү оешмалары студентлары катнаша.

Алар «Ислам хокукы», «Ислам дисциплиналары» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә көч сынышачак. Катнашучылар язма һәм телдән тест биремнәрен үтәргә, гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен, шулай ук Коръәнне дөрес һәм аһәңле итеп укый белү сәләтләрен күрсәтергә тиеш була. Олимпиадага йомгак ясау, призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 7 декабрьдә сәгать унга билгеләнгән.

6 декабрьдә актлар залында студентларның X Мөселман халыклары мәдәнияте һәм һәвәскәр кино фестивале була. Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Аны университетның Филология һәм чит илләрне өйрәнү кафедрасы оештыра. Фестивальгә нәтиҗә ясау 17.45 сәгатьтә башлана.

5 декабрьдә Болгар ислам академиясендә узачак мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы да Россия ислам институтының 20 еллыгына багышлана. Форумга мәчет каршындагы курсларда белем бирүче ике йөзгә якын мөгаллим җыелып, мөселман мәгарифенең башлангыч сегменты турында фикер алышачак, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10