(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Мәскәү янындагы торак йортта шартлау булып, бер кеше үлгән, тагын өч кеше имгәнгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
Агентлык мәгълүматы буенча, шартлау Куровское бистәсендәге йортның бер фатирында була.
Фаҗиганең рәсми сәбәбе әлегә билгеле түгел. Урында махсус хезмәтләр эшли.