ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда машиналар бәрелешкәннән соң 16 яшьлек пассажир кыз комада

4 декабрь 2018, 17:59 , Фото: Госавтоинспекция

Чаллыда машиналар бәрелешкәннән соң 16 яшьлек пассажир кыз комада
 18 яшьлек егет йөрткән “унлы” машинасы яшьтәше идарә иткән “Хендэ Солярис” автомобиле белән бәрелешкән.

(Чаллы, 4 декабрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда машина йөртүче ике 18 яшьлек егет юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Нәтиҗәдә, 16 яшьлек пассажир кыз аңсыз хәлдә. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл транспорт һәлакәте кичә кич Хәсән Туфан һәм Сөембикә проспектлары киселешендә килеп чыккан. 18 яшьлек егет йөрткән “унлы” машинасы яшьтәше идарә иткән “Хендэ Солярис” автомобиле белән бәрелешкән.

Машина йөртүчеләрне һәм “унлы” машинасындагы пассажир кызны хастаханәгә озатканнар. Кыз икенче дәрәҗәдәге комада. Тикшерү һәлакәт сәбәбен һәм кемнең гаепле икәнлеген ачыклаячак, дип җиткерделәр ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10