ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Кемдә акча бер букча? - "Ватаным Татарстан" газетасы

5 декабрь 2018, 07:46

Россиядә иң күп һәм иң аз хезмәт хакы алучы тө­бәкләр исемлеге билгеле.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Россиядә иң күп һәм иң аз хезмәт хакы алучы тө­бәкләр исемлеге билгеле. Быел илдә айлык акчаның уртача күләме 26 мең 900 сум тәшкил итә, ди бел­гечләр. Казан халкы уртача 43 мең 222 сум хезмәт хакы ала. Татарстан башкаласында икътисадчылар, газчылар һәм энергетиклар яхшырак яши.

Кесә тутырып хезмәт хакы алучы төбәкләрне бил­гелә­гәндә, биредә аена 100 мең сумнан да күбрәк, 15 мең сумнан да азрак айлык акча алучылар саны, уртача хез­мәт хакы кебек күрсәткеч­ләрне исәпкә алганнар. Бак­саң, ил күләмендә барлык хез­мәт­кәрләрнең 4,4 проценты аена 100 мең сум һәм аннан да күбрәк акча ала икән. Эшләп баеп булмый, дип фикер йөртүчеләр ялгыша, димәк. Узган ел дәвамын­да илдә 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы алучылар саны 0,3 процентка арткан.

Хезмәт хаклары илнең Ямал-Ненец автономияле ок­ругында яхшырак. Әлеге тө­бәк исемлекнең беренче бас­кычында урнашкан. Биредә бар­лык эшчеләрнең өчтән бере диярлек 100 мең сумнан да күбрәк хезмәт хакы ала. Ә 15 мең сум һәм аннан да азрак айлык акчага эш­ләүчеләр 2 процентка тулмый. Әлеге күр­сәткеч буенча Ямал-Не­нец автономияле округы – арттан өченче. Чукотка һәм Магаданда аз эш хакы алучылар тагын да азрак, ди. Исем­лекнең икенче баскычында – Чукотка автономияле ок­ругы. Төбәктә эшче­ләрнең 26 проценты 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы ала. Беренче өчлеккә Ненец автономияле округы да эләккән (20 процент). 2017 елда үткәрел­гән тикшерү барышында ил башкаласы исем­лек­нең өчен­че урынында булса, быел бишенче баскычка тәгә­рәгән. Белгечләр әй­түен­чә, Мәскәү­дә барлык хез­мәт­кәр­ләрнең 18 проценты 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы ала. Ил башкаласын Магадан өлкәсе 0,03 процентка уздырган. Боларга өстәп, илнең тагын тугыз төбәгендә аена 100 мең сумнан да күбрәк акча алучылар саны 10 проценттан ким түгел.

Бу рейтингта Татарстан кырыгынчы урында тора. Республикада 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы алучылар саны 1,7 процент тәшкил итә. Айлык акчасы 15 мең сумнан да кимрәк булган эшчеләр саны – 22 процент чамасы. Мәскәүдә мондый хезмәткәрләр – 3 процент. Ил күләмендә һәр бишенче эшче аена 15 мең сумнан да азрак хезмәт хакы ала. Айлык акчасы чамалы гына булган эш­челәр Дагыстан (46 процент), Карачай-Черкес (44 процент) республикаларында күбрәк.

Белеп торыгыз: илдә эшкә урнашырга теләгән кеше уртача 17-44 мең сум хез­мәт хакына өмет итә ала. Рос­сиядә рәсми рәвештә хезмәт итүчеләрнең яртысы әнә шуның кадәр акчага тир түгә икән. Россиялеләрнең дүрт­тән бере – моннан күб­рәк, тагын шул кадәресе моннан кимрәк эш хакы ала. Татарстанда уртача хезмәт хакы 16-35 мең сум тәшкил итә. Чагыштыру өчен, исемлек­нең беренче баскычында урнашкан Чукотка автономияле округында әлеге күрсәт­кеч 45-107 мең сумга тиң.

Татарстанда уртача хез­мәт хакы – 31 мең 500 сум. Казанда яшәүчеләр баерак. Шә­һәр башкарма комитеты­ның икътисади үсеш комитеты җи­тәкчесе Артур Вәлиәх­мәтов сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында ур­тача хезмәт хакы 43 мең 22 сум тәшкил итә. Ел башыннан бирле реаль эш хакы 7,8 процентка арткан. “Хезмәт өчен финанс өлкәсе (54 мең 300 сум), шулай ук электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлеп җибәрү тармакларында (56 мең 600 сум) күбрәк түли­ләр”, – ди Артур Вәлиәхмәтов. Ел башыннан бирле Казанда 1 мең 900гә якын эшчегә хезмәт хакы буенча 103 миллион сумлык бурыч түләгәннәр.

Алга таба хезмәт хаклары тагын да артмагае. Һәрхәлдә, түбән эш хакы алучыларныкы. Белгечләр әйтүенчә, алдагы еллардан аермалы буларак, быел хезмәт өчен минималь түләү күрсәткече сизелерлек дәрәҗәдә арткан. Былтыр ул ил күләмендә уртача 7 мең 800 сум булса, быел 11 мең 163 сумга җит­кән. Үсеш киләсе елда да дәвам итәчәк дип көтелә. Шуңа күрә бик аз хезмәт хакы алучылар саны кимеячәк, ди­гәннәр. Бюджет тармагы хез­мәткәрләренә киләсе ел­ның гыйнварында ук эш хакын 6 процентка арттырырга вәгъдә итәләр әнә. Көтеп карыйк, Яңа елга күп калмады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10