ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә язучы Ринат Мөхәммәдиевнең иҗат кичәсе узачак

5 декабрь 2018, 09:38

Кичәгә Казаннан, Уфадан һәм Мәскәүдән шагыйрьләр һәм язучылар, татар эстрадасы вәкилләре җыелачак.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә 10 декабрьдә Татар мәдәни үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәгә юбилярны котларга Казаннан, Уфадан һәм Мәскәүдән шагыйрьләр һәм язучылар, татар эстрадасы вәкилләре җыелачак. Анда Россия, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Идрис Газиев, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Ярамир Низаметдинов һәм башкалар булачак.

Ринат Мөхәммәдиев - Габдула Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Төркия халыкара премиясе, “Лотос” Азия һәм Африка илләре премиясе, Андрей Платонов исемендәге һәм Михаил Шолохов исемендәге премияләр лауреаты.

Иҗат кичәсенә керү ирекле.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10