ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале быел “Тагын бер адым” исемен йөртәчәк

5 декабрь 2018, 11:39 , Фото: Салават Камалетдинов

Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале быел “Тагын бер адым” исемен йөртәчәк “Бу исем ниндидер яңа үрләргә, яңа исемнәргә тагын бер адым булып тора”, - диде Динә Гәрәева.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале “Тагын бер адым” исемен йөртәчәк. Бу хакта “Татар җыры” фестиваленә багышланган пресс-конференциядә оештыручылар хәбәр итте.

“Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале “Пирамида” концертлар залы сәхнәсендә быел унтугызынчы тапкыр үткәрелә. Фестивалебез 20 еллык юбилее алдыннан “Тагын бер адым” исемен йөртә. Бу исем ниндидер яңа үрләргә, яңа исемнәргә тагын бер адым булып тора”, - диде “Барс-Медиа” татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева.

“19 ел рәттән эшләү фестиваль өчен аз түгел, чөнки ул вакыт эчендә яңа исемнәр ачыла, меңләгән тамашачыга онытылмаслык хатирәләр бүләк ителә. Тамашачы мәхәббәтен яуламасак, партнерларыбыз булмаса, без бу фестивальне булдыра алмас идек. Аларга бик зур рәхмәт”, - диде Динә Гәрәева.

“Тагын бер адым” дигән исемне алу “Татар җыры”ның 20 еллык юбилее белән генә бәйле түгел. Оештыручылар, әлеге исемне биргәндә, былтыр үткән унсигезенче фестиваль хакында да уйлаганнар. Бу хакта Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, XIX халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең режиссеры Максим Скалозубов сөйләде.

“Мин ике ел рәттән “Барс-Медиа” татар медиа группасы белән “Татар җыры”н оештыру эшләрен башкарам. Без, дөресен генә әйткәндә, “Быел нәрсә эшләрбез икән?” дип, бик озак уйландык. 2018 ел бик катлаулы булды. Нигә “Тагын бер адым”? Беренчедән, ул безне унсигезенче фестивальдән аерып тора. Икенче яктан, безнең 20 еллык юбилейга бер адым калып бара”, - диде Максим Скалозубов.

XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале турында тулырак “Интертат” сайтыннан укый аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10